Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Азнакай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” (Азнакай ш., Актүбә ш.т.б., Җәлил ш.т.б. кулланучылар); Әлмәт МР: “ИНФОСЕРВИС” торак-коммуналь җитештерү-сервис предприятиесе” ҖЧҖ (Ерсубайкино авыл җирлегендә, Кузайкино авыл җирлегендә кулланучылар), “ШАНС” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Саба МР: “Саба районы Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ).
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.