3 декабрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Людмила Степкина янына бардылар, быел аңа 75 ел тулды.
Людмила Михайловна Дәүләт комитетында икътисадый анализ бүлегенең 1 категорияле белгече булып эшләгән. Аның ведомстводагы хезмәт эшчәнлеге 2008 елда башланган, әмма сәламәтлеге торышы аркасында өзелгән.
Хәзерге вакытта Людмила Михайловнаны кызы карый, ә элеккеге хезмәттәшләре аның белән даими элемтәдә тора. Ел саен Өлкәннәр көнендә һәм Халыкара инвалидлар көнендә Дәүләт комитеты вәкилләре Людмила Михайловна янына килеп, аңа игътибар һәм ярдәм күрсәтәләр.
Бу юлы котлаулар белән ветеранга гомуми тәэмин итү һәм эш башкару бүлеге башлыгы Светлана Якупова һәм эшләр белән идарә итүче Андрей Коннов килде. Алар Людмила Михайловнага бүләкләр тапшырдылар.
Мондый визитлар – традициягә иярү генә түгел, ә катлаулы тормыш хәлендә калган элеккеге хезмәткәрләр турында эчкерсез кайгырту чагылышы да.
Татарстан тарифларына язылыгыз