29 ноябрьдә без республика өчен әһәмиятле датаны билгеләп үтәбез. Нәкъ менә шушы көнне 1991 елда Татарстанның Дәүләт флагы расланган.
Флагның яшел төсе яңарышны аңлата, ак - татарстанлылар арасында тынычлык һәм татулык, ә кызыл халыкның яшәү энергиясен һәм көчен гәүдәләндерә. Тарихыбызның һәм үзбилгеләнүебезнең бу символы бердәмлек, традицияләргә хөрмәт һәм туган республикабызның киләчәге өчен җаваплылык турында искә төшерә.
Татарстанда яшәүче һәр кешегә тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек телибез!