«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировканың икенче этабын тәмамлады

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Егор Горячев Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировканың икенче этабын узды, ул анда өч көн эчендә республикада тарифларны җайга салу системасы эшенә багышланган 28 академик сәгать үзләштерде.

Стажировка барышында ул, электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифлар формалаштырудан алып технологик тоташтыру һәм инвестицион программаларны контрольдә тоту мәсьәләләренә кадәр, Дәүләт комитеты эшчәнлеге белән берьюлы берничә төп юнәлеш буенча танышты. Егор Дәүләт комитеты идарәсе утырышында, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм аның каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында катнашты.

Егор сүзләренчә, «Батырлар» программасында катнашу аның өчен яңа һөнәри өлкә ачкан: «Тарифлар буенча дәүләт комитеты – чыннан да, кызыклы һәм күпкырлы юнәлеш. Дәүләт хезмәткәрләре тарифларның ничек формалашуын, карарлар кабул итү процессының ничек узуын аңлаттылар. Берничә көн эчендә мин барлык бүлекчәләрнең эше турында тулы һәм аңлаешлы күзаллау алдым».

Ул шулай ук ведомство эшенең әһәмиятен дә билгеләп үтте: «Дәүләт комитеты эшчәнлеге беренче карашка сизелми кала, ләкин ул гадәттән тыш мөһим — бу гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләре арасында баланс эзләү буенча нечкә эш».

Әйтергә кирәк,  махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру мәсьәләсе бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Рәисе ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Ул ассызыклаганча, республикада МХО катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары»  кадрлар программасы гамәлгә ашырыла. Хәзер 46 тыңлаучыдан торган беренче төркем хакимият органнарында остазлар — министрлар һәм хакимият башлыклары җитәкчелегендә стажировка уза.

Егор Горячевның Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировкасының йомгаклау этабы гыйнварда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International