ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2014 елга тариф кампаниясе йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан 2014 елга тариф кампаниясе йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2014 елга тарифны билгеләү турында тиешле карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча түбәндәге мәгълүмат ачуның зарурилыгы турында искә төшерә:

– җайга салынулы товарларга (хезмәтләр күрсәтү) тарифлар турында;

– җайга салынулы товарлар җибәрү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү шартлары турында;

– салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташуга бәйле булган технологик, техник чаралар һәм башка чаралар тәртибе турында;

– 2014 елга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны (тарифларга өстәмәләр) билгеләүдә исәпкә алынган финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендәге инвестицион программалар турында.

 

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын, шулай ук мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) бозу вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр күләмдә; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International