ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Түбән Камада капиталь ремонт мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмәдә катнашты

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә узды. Киңәшмә эшендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов, республика муниципаль районнары башлыклары, шулай ук профильле оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Чара программасына шәһәр инфраструктурасының төп объектларын карау кертелгән иде. Катнашучылар 90 нчы номерлы ЦТП бинасын карадылар, анда «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Түбән Кама территориясендә «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте. Түбән Камада җылылык энергиясен җитештерүне – «ТГК-16» АҖ (Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1)), «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ (Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-2)), җылылык энергиясен җылылык челтәрләре буенча тапшыруны «Татэнерго» АҖ филиалы – Түбән Кама җылылык челтәрләре гамәлгә ашыра.

«Татэнерго» АҖ – районда һәм республикада иң эре җылылык энергиясе белән тәэмин итүче, аның эшчәнлеге ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан җайга салына. Ике торбалы исәпләүдә җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 357,67 км тәшкил итә, җылылык энергиясен файдалы җибәрү – 1 508 мең Гкал. Компаниянең 2025 елга Түбән Кама буенча инвестиция программасы күләме 382 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

Семинар программасы кысаларында Вахитов проспектындагы капиталь ремонт программасы кысаларында ремонтланган күпфатирлы йортлар да каралды. Тулай торакларны догазификацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде – бу тема буенча Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук капиталь ремонт барышы һәм суүткәргеч челтәрләрен алмаштыру белән таныштылар, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларында булдылар.

Түбән Камада су белән тәэмин итүче «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ эше шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан җайга салына. Эчәр суны торак секторында яшәүчеләр, бюджет һәм коммерция оешмалары куллана. Суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 331 км тәшкил итә. Оешма балансында 11 канализация насос станциясе бар. Канализация челтәрләренең озынлыгы – 276 км. Су агызу буенча инвестиция программасында 69 миллион сумлык, ә су белән тәэмин итү өлкәсендә 24 миллион сумлык чаралар каралган.

Түбән Кама администрациясе бинасында узган пленар өлеш барышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәм ТР прокуратурасы идарәсе башлыгы урынбасары Нияз Мотыйгуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International