Бүген безнең рубриканың эксперты – технологик аудит бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбибуллин.
Белгеч бүлек эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук билгеләнгән куәте 25 МВт һәм аннан артыграк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләүчеләрдән тыш, чыганакларда җылылык энергиясен җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгымы нормативларын раслау өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында җентекләп аңлатты.
Әлеге мәгълүмат ярдәмендә предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре кирәкле документлар пакетын вакытында әзерли һәм нормативларны раслау процедурасын дөрес оештыра алачак, бу исә ягулык куллануның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм Татарстан Республикасы җылылык энергетикасы өлкәсендә эшнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.