Интернет-мошенниклык торган саен камилләшә бара, ә банк сервисларыннан файдаланучылар көн саен алдауның яңа схемаларына тарыйлар. Финанс җинаятьләре белән көрәшкә үз өлешегезне кертергә телисезме?
Россия Банкы барлык гражданнарны махсус сораштыруда катнашырга чакыра, ул регуляторга мошенникларның заманча тактикаларын яхшырак өйрәнергә һәм алардан саклану механизмнарын камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Сезнең җаваплар банкларның онлайн-сервисларын куллануны барлык кулланучылар өчен дә куркынычсызрак итәргә ярдәм итәчәк.
Җавапларыгызны 1 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр көтәбез. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин: https://www.cbr.ru/information_security/anketa/