Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан ташучы оешмаларның тапшырылган документларына үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча һәм транспорт инфраструктурасының тотрыклы эшләвен, хезмәт күрсәтүнең тиешле сыйфатын һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү максатларында 2026 елга Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь чик тарифлар билгеләнде.
2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә 1 сәфәрнең бәясе 46 сум булачак. Тариф менюсында озак файдаланыла торган билетлар белән түләү мөмкинлеге саклана, бер сәфәрнең бәясе 36 сумга төшәчәк.
Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актаныш шәһәрләрендә 1 сәфәр бәясе 33 сум тәшкил итәчәк.
Зеленодольск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында шәһәр яны юлларының бер километры бәясе 3,68 сум торачак. Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарына карата, җайга салуның алдагы чорларында фактта расланган чыгымнар булмау сәбәпле, пассажирлар йөртүгә 2025 елда гамәлдә булган элек билгеләнгән тарифлар саклана.
Тарифларны исәпләгәндә транспорт системасының барлык үзгәрешләре: маршрут челтәрләренең гомуми озынлыгы һәм конфигурациясе, пассажирлар әйләнешенең актуаль күрсәткечләре, хәрәкәт итүче составның техник торышы һәм яшь структурасы, шулай ук агымдагы эксплуатация чыгымнары исәпкә алынды. Пассажирлар агымы транспорт һәм социаль карталар мәгълүматлары буенча тикшерелде, аның динамикасы ковид елына кадәрге дәрәҗәсенә, ягъни 2019 ел фактына чыга.
Моннан тыш, тарифлар артуга түбәндәге факторлар йогынты ясады:
- Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә куллану бәяләре индексын 5,1% арттыру;
- ягулыкка бәяләрнең фактта 10,4% кадәр артуы;
- электр энергиясенә бәяләрнең 14,3% артуы;
- ремонт өчен материалларга һәм запас частьләргә бәяләр арту – 11,7%;
- хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 20,7% арттыру;
- яңа автобуслар һәм троллейбуслар буенча эксплуатация чыгымнарын исәпкә алу.
Ташламалы категорияләр өчен гамәлдәге барлык социаль ярдәм чаралары тулы күләмдә саклана.
Тарифларны раслау турындагы карар профильле министрлык белән килештерелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт комитеты тарафыннан юл йөрүнең максималь чик бәясе расланды, ул муниципалитетларга транспорт компанияләре – ташучылар белән берлектә киңәйтелгән тариф менюсын мөстәкыйль формалаштырырга, аны җирле халык ихтыяҗларына һәм локаль транспорт системалары үзенчәлекләренә яраклаштырырга мөмкинлек бирә.