"Водоканал" МУП инвестпрограммасын мониторинглау

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП инвестиция программасының үтәлешенә мониторинг үткәрделәр.

Мониторинг шәһәр инфраструктурасы объектларында гамәлгә ашырылды, атап әйткәндә:

- Чуйков ур., 65 й. буенча Адоратский урамына кадәр канализация коллекторын реконструкцияләү;

- Ф.Әмирхан ур., 3 йорттан Чистай ур., 26/5 йортка кадәрге участокта 3 нче Төньяк коллектор участогын реконструкцияләү.

Гамәлгә ашырыла торган чаралар инженерлык челтәрләрен модернизацияләүгә, аларның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга, шулай ук шәһәр халкы өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Дәүләт комитеты белгечләре эшләрнең расланган инвестицион программа нигезендә алып барылуын билгеләп үттеләр һәм проектларны гамәлгә ашырганда билгеләнгән графикларны һәм техник таләпләрне үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International