Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
(Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Зеленодол МР: “Нижневязовский жилкомсервис” МУП; Лениногорск МР: “Район суы” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Тихоново-сервис” торак милекчеләре ширкәте; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Мөслим МР: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Түбән Кама МР: “Ширәмәт ЖилСтройСервис” ҖЧҖ; Нурлат МР: “Идарәче торак-коммуналь хуҗалык компаниясе” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: ХЭ “Гарифуллин Р.М.”; Сарман МР: “Сарман МПП ЖКХ” ААҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Чистай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Чистай водоканалы”; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Коламбия” ААҖ).
2. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
(Алексеевск МР: “Алексеевск водоканалы” ААҖ, “Водоканал” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Комэнерго МПП” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Хосусый эшмәкәр Шаматов Индус Кашапович).
3. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
(Әлмәт МР: “Экосервис” ААҖ; Лениногорск МР: “Благоустройство и озеленение” ҖЧҖ; Мамадыш МР: “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ; Мөслим МР: “Мөслим ТБО полигоны” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: “Балык Бистәсе ЖКХ” ҖЧҖ; Сарман МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; “Җәлил ЖКХ” ААҖ; Теләче МР: “Мишә” ҖЧҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ).
4. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
(Балтач МР: “Балтач ЖКХ МПП” ААҖ; Алабуга МР: “Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе” ЯАҖ; Зеленодол МР: “Экоресурс” МУП; Кама Тамагы МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Экология” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ; “Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Чистай МР: “Индустрия” ҖЧҖ.)
5. Кулланучыларга “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
6. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
( Актаныш МР: “Коммунсервис-Актаныш” җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ; Биектау МР: “Татметалл” ААҖ; Зеленодол МР: “Раифа №1 ябык типтагы махсус һөнәри училищесы” девиант тәртипкә ия булган балалар һәм үсмерләр өчен Федераль дәүләт бюджет махсус укыту-тәрбия учреждениесе; Кукмара МР: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ, “Кукмара җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Казан халыкара аэропорты” ААҖ; Менделеев МР: “Ижминводы” профсоюзлар санаторие ЛПУ, “Менделеевсказот” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Болгар сырасы” ААҖ; “Электр транспорты” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба районы Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Тәтеш МР: “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Ютазы МР: “Теплосервис” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ).
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.