Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлый!
Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, үзара хөрмәт һәм уртак максатларга омтылуны гәүдәләндерә. Тарих бердәмлектә һәм татулыкта гына без теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле икәнебезне күп тапкырлар исбатлады.
Татарстан Республикасы төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслык һәм үзара аңлашу үрнәге булды. Безнең көчебез һәм байлыгыбыз мәдәниятләр һәм традицияләрнең нәкъ менә шушы күптөрлелегендә.
Бу истәлекле көндә барыгызга да тынычлык, иминлек, тотрыклылык һәм Ватаныбыз хакына яңа уңышлар телибез!