«Җайга салучы элемтәдә»: гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында

2025 елның 1 ноябре, шимбә

«Җайга салучы элемтәдә» рубрикасы кысаларында Дәүләт комитеты гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында хәбәр итүен дәвам итә.

Республикада бакчачылык ширкәтләренең берсендә дача кишәрлекләре хуҗалары Дәүләт комитетына электр энергиясе өчен түләүгә әгъзалык кертемнәренең арттырылган күләменә шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр.

Дәүләт комитеты мөрәҗәгатьне тикшерде һәм бакчачылык ширкәтләре өчен гамәлдәге тарифның ӨХС үз эченә алуын ачыклады, димәк, аны өстәмә рәвештә исәпләргә ярамый.

Ширкәт идарәсе адресына бәя кую тәртибен бозуның ярамавы турында кисәтү чыгарылды. Бакчачыларга яңадан исәп-хисап ясалды.

Дәүләт комитеты билгеләнгән тарифларны үтәүне контрольдә тотып, гражданнарның хокукларын яклауны дәвам итә.

Татарстан тарифларына язылыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International