Казан халкы өчен яңа шәһәр сайты - «Минем Казан» эшли башлады

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Ул шәһәр халкына уңайлы булсын өчен заманча якын килү – халыкка кирәкле мәгълүматны табу һәм шәһәр тормышы турында актуаль яңалыклар алу җиңелрәк булсын өчен булдырылган.

 Платформада:

  • районнар һәм шәһәр яңалыклары;
  • вакыйгалар афишасы;
  • су һәм электрны сүндерү, шулай ук төзекләндерү эшләре турында мәгълүмат-интерактив картада күрсәтелгән;
  • шәһәр сервислары, проектлар һәм хезмәтләр каталогы;
  • еш бирелә торган сорауларга җаваплар һәм шәһәр хезмәтләренең элемтә белешмәләре.

Авторизациясез генә сайтта конкрет адрес турында барысын да белергә була: планлы һәм авария хәлендәге эшләр, ишегалды яисә паркны төзекләндерү, беркетелгән социаль объектлар, шулай ук актуаль чаралар һәм яңалыклар турында.

Яңа платформаның барлык мөмкинлекләрен өйрәнегез һәм шәһәр тормышыннан хәбәрдар булып торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International