2026 елдан электр энергиясен тапшыруга тарифлар билгеләгәндә территориаль челтәр оешмаларының (ТСО) операцион чыгымнары РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган чыгым эталоннарын кулланып билгеләнәчәк.
2026 ел – эталоннар буенча чыгымнарның 30%ы, икътисадый нигезләнгән чыгымнарның 70%ы;
2027 ел – эталоннар буенча 70%, икътисадый нигезләнгән буенча 30%;
2028 елдан – чыгымнарның 100% чыгым эталоннары буенча исәпләнә.
Әгәр 2025 елның 31 декабренә ТСО һәм төбәк органы арасында җайга салынулы эшчәнлек шартлары турында килешү төзелгән булса, мондый килешүләргә үзгәрешләр 2027 елның 1 ноябренә кадәр кертелергә тиеш.
2026-2027 елларда чыгымнарны исәпләгәндә ТСО чагыштырма чыгымнары РФ субъектының иң эре челтәр оешмасы дәрәҗәсеннән артмаска тиеш (активлар берәмлегенә күчереп исәпләгәндә).
1635 нче карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
Сылтама буенча күчегез һәм карардагы яңа үзгәрешләр белән танышыгыз: publication.pravo.gov.ru/document/0...