Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
31 нче октябрь көнне сәгать 11:00 дә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Вконтакте»да Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова белән туры эфир үткәрәчәк.
Дәүләт комитетының халык белән ничек эшләве, республика халкының нинди элемтә каналларыннан файдалана алуы турында сөйләшербез.
Туры эфирда спикерга сораулар бирергә мөмкин булачак.
Вконтакте төркемендәге туры эфирга кушылыгыз һәм сорауларны шәрехләрдә калдырыгыз!