Бүген безнең рубрика эксперты булып Алия Шәйдуллина, инвестиция программалары бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы чыгыш ясады.
Чыгарылышта белгеч җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар өчен инвестиция программаларын раслау тәртибе һәм сроклары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез! Яңа инвестиция программалары гамәлгә ашырыла башлаганчы 30 октябрьгә кадәр раслана. Гамәлдәге программаларга үзгәрешләр кертү турында карар гариза биргән елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә — Россия законнары таләпләре нигезендә.
Әгәр дә сездә сораулар туса, инвестиция программалары бүлеге белгечләре һәрвакыт ярдәм итәргә һәм консультация бирергә әзер.
Татарстан тарифларына язылыгыз