Казанда янә Россия венчур форумы узачак

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2026 елның 8-10 апрелендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XX Россия венчур форумы — венчур инвестицияләре һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә илнең төп чараларының берсе булачак.

Аны уздыру турындагы боерыкка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Форум 2005 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә венчур индустриясе һәм технологик бизнес тенденцияләре турында фикер алышу өчен иң эре мәйданчыкка әверелде.

Стартаплар өчен бу – проектлар тәкъдим итү, күргәзмәдә һәм акселерация программаларында катнашу өчен сайлап алу, инвестицияләр җәлеп итү һәм экспертлар ярдәмен алу мөмкинлеге.

Инвесторлар өчен – перспектив проектлар табу, базарның стратегик юнәлешләре турында фикер алышу һәм яңа партнерлыклар урнаштыру мөмкинлеге.

Форум кысаларында эшлекле дискуссияләр, күргәзмә экспозициясе һәм проектларны тәкъдир итү булачак. Студентлар һәм яшьләр стартапларына, шулай ук чит ил компанияләрен һәм партнерларын җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә.

Илнең төп венчур вакыйгасына инде хәзер үк теркәлегез: russianventureforum.ru/

Татарстан тарифларына язылыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International