24 октябрьгә кадәр җылылык белән тәэмин итүче оешмалар ягулыкка факттагы бәяләр буенча хисап тапшырырга тиеш

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынучы оешмаларга 2025 елның 24 октябренә кадәр WARM.TOPL.Q2.2025.EIAS хисап формасын тутырырга һәм Татарстан Республикасы ТЭК һәм ТКХ оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы кысаларында җибәрергә кирәк.

Мәгълүматларны бирүгә сорау Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына Федераль монополиягә каршы хезмәттән керде.

Хисапта 2025 елның II кварталында җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан ягулык куллануның фактта барлыкка килгән бәяләре һәм күләмнәре турында мәгълүматлар булырга тиеш.

Форманы тутыру Web-браузер аша сылтама буенча башкарыла: https://monitoring.eias.ru/form/‪2606892029

Әзер формаларны БМАС системасының Сораулар һәм җавапларның яңа системасына  2025 елның 24 октябренә кадәр йөкләргә кирәк.

Белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү максатларында җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, беренчел документларны — ягулык сатып алуга товар накладнойлары һәм счет-фактураларны теркәп, максималь тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә кирәк.  Мәгълүматлар WARM.TOPL.Q2.2025.EIAS хисабы составында бирелә (2025 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча).

Татарстан тарифларына язылыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International