Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2030 елга шәһәр транспортының кимендә 85% ы норматив эксплуатация срогыннан өлкәнрәк булмаска тиеш.
Соңгы биш елда республикада автопарк яңартылган – 463 яңа автобус һәм 72 троллейбус сатып алынган. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл җирлегендә транспорт элемтәсенә ярдәм итү зарурлыгын ассызыклады.
Юл, тимер юл, су һәм һава транспортын үстерү буенча барлык проектларның бердәм җөйсез транспорт системасына берләштерелүе мөһим, ул гражданнар һәм бизнес өчен уңайлылык, куркынычсызлык һәм яңа мөмкинлекләр тәэмин итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.