Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында билгеләп үткәнчә, инвестицияләрне стимуллаштыру – макроикътисадый тотрыклылыкның һәм икътисад үсешенең мөһим факторы.
Соңгы биш елда республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә 4,8 трлн сум инвестицияләр юнәлдерелгән. »Алабуга», »Иннополис», »Зелёная долина» махсус икътисадый зоналары төзелде, шулай ук алгарышлы үсеш территорияләре һәм сәнәгать парклары булдырылды.
Өстенлекләр арасында — инвестиция-төзелеш циклын кыскарту һәм цифрлы чишелешләрне актив кертү, шул исәптән »Үтәли инвестиция агымы» проекты һәм Бердәм килештерүләр кабинеты.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.