Рөстәм Миңнеханов: «Илебезнең цифрлы чишелешләре барлык тармакларны трансформацияләүнең нигезе булырга тиеш»

2025 елның 17 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында ил Президенты тарафыннан стратегик бурыч куелуын ассызыклады — илебезнең цифрлы чишелешләрен үстерүне тизләтү. Нәкъ менә алар тормышның барлык өлкәләрен трансформацияләү өчен нигез булырга тиеш.

Татарстанда бу юнәлештә актив эш алып барыла инде. Социаль өлкәне цифрлаштыруга аерым игътибар бирелә торган IT-чишелешләрнең яңа программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде.

Моннан тыш, республикада инженерлык челтәрләрен цифрлаштыру буенча масштаблы эш алып барыла – бу аварияләрне тизрәк төзәтергә һәм җир кишәрлекләре белән бәйле процедураларны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«ГосПромпт» республика ясалма интеллект платформасы эшләтеп җибәрелде, ә инде быел ук укытучылар өчен катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле интеллектуаль ассистент эшли башлаячак.  Татарстан, төп тармакларга заманча технологияләр кертеп һәм төбәк халкының тормыш сыйфатын күтәреп, цифрлы үсеш юлында ышанычлы хәрәкәт итә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International