Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда коммуналь челтәрләрне модернизацияләүгә якынча 16 млрд.сум юнәлдереләчәк»

2025 елның 17 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул якындагы биш елга аеруча капитал таләп итә торган бурычларның берсе торак-коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру булачагын ассызыклады.

«Бу өлкә республиканың һәр кешесенә диярлек кагыла. Агымдагы елда коммуналь челтәрләр төзелешенә һәм модернизацияләүгә якынча 16 млрд.сум юнәлдереләчәк. Безнең максат – челтәрләрне тотрыклы рәвештә алдан ремонтлауны тәэмин итү, аварияләрне һәм челтәрләрдә югалтуларны киметү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International