ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Торак-коммуналь хуҗалык буенча ликбез» проекты кысаларында чираттагы чараны уздырды

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бу юлы Арча районы вәкилләре катнашты.

Ликбез барышында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов Дәүләт комитеты эшчәнлеге юнәлешләре, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә якын килү һәм халык белән үзара хезмәттәшлек иткәндә клиентүзәклек принциплары турында җентекләп сөйләде.

Чарада Арча районы идарәче компанияләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

«Безнең эштә төп өстенлек – халык белән мөмкин кадәр уңайлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү», – дип ассызыклады Дәүләт комитеты вәкиле үзенең докладында.

Онлайн-очрашу азагында Арча районы вәкилләре булган сорауларны бирделәр һәм Дәүләт комитеты экспертыннан җентекле аңлатмалар алдылар. 

Татарстан тарифларына язылыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International