Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар  тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

( Актаныш МР: “Коммунсервис-Актаныш” җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ; Биектау МР: “Татметалл” ААҖ; Зеленодол МР: “Раифа №1 ябык типтагы махсус һөнәри училищесы” девиант тәртипкә ия булган балалар һәм үсмерләр өчен Федераль дәүләт бюджет махсус укыту-тәрбия учреждениесе; Кукмара МР: “Инженерлык челтәрләре” ҖЧҖ, “Кукмара җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Казан халыкара аэропорты” ААҖ; Менделеев МР: “Ижминводы” профсоюзлар санаторие ЛПУ, “Менделеевсказот” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Болгар сырасы” ААҖ; “Электр транспорты” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба районы Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Тәтеш МР: “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Ютазы МР: “Теплосервис” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ).

2. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Алексеевск МР: “Алексеевск водоканалы” ААҖ, “Водоканал” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Комэнерго МПП” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ; Саба МР: “Саба  МПП ЖКХ” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Хосусый эшмәкәр Шаматов Индус Кашапович).

4. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Балтач МР: “Балтач ЖКХ МПП” ААҖ; Алабуга МР: “Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе” ЯАҖ; Зеленодол МР: “Экоресурс” МУП; Кама Тамагы МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Экология” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ; “Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Чистай МР: “Индустрия” ҖЧҖ.)

Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең карап тикшерүенә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International