Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Казан шәһәренең «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә мониторинг үткәрделәр.
Мониторинг шәһәр инфраструктурасы объектларында гамәлгә ашырылды, атап әйткәндә:
Гамәлгә ашырыла торган чаралар инженерлык челтәрләрен модернизацияләүгә, аларның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга, шулай ук шәһәр халкы өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Дәүләт комитеты белгечләре эшләрнең расланган инвестицион программа нигезендә алып барылуын билгеләп үттеләр һәм проектларны гамәлгә ашырганда билгеләнгән графикларны һәм техник таләпләрне үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Фото - Чуйков ур., 65 йорт буенча Адоратский урамына кадәр канализация коллекторын реконструкцияләү.
.jpg)
Фото - Хибинская урамындагы басым коллекторын реконструкцияләү.