Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасын җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды.
Утырышны Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов үткәрде. Ведомство хезмәткәрләреннән тыш, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ вәкилләре — җитештерү буенча директор урынбасары – баш инженер Ренат Вәлиуллин һәм җитештерү бүлегенең әйдәүче инженеры Марсель Марат улы Вәлиуллин; «Казэнерго» АҖ стратегик үсеш бүлеге башлыгы Павел Игнатьев; «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Айрат Галләмов; «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты Гүзәл Әхмәрова; Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгының инвестицион проектларга экспертиза бүлеге башлыгы Эльвира Шәйхетдинова катнашты
Утырышның көн тәртибендә:
«Казэнерго» АҖ программасына төзәтмәләр 20 ноябрьгә кадәр кабат каралачак. Оешма 2024 елда 2025 елга 11 млн.сум акча күчергән – үзгәрешләр керемгә һәм тарифларга йогынты ясамый. Җиһазларның тузу дәрәҗәсе 60,8% дәрәҗәсендә саклана. «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ инвестпрограммасы кисәтүләр белән хупланды. Тузу күрсәткеченә һәм норматив табышка төзәтмәләр кертелгәннән соң, документ Дәүләт комитеты боерыгы белән расланачак.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, киләчәктә инвестицион программа күрсәткечләре үтәлмәгән очракта, предприятиеләр кеременнән тиешле суммалар төшереп калдырылачак практиканы гамәлгә кертү планлаштырыла.
Экспертлар советы Татарстан Республикасын җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләде.