Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чаллы һәм Түбән Камадагы коммуналь инфраструктураны модернизацияләү объектлары белән таныштылар.
Белгечләр түбәндәге оешмаларда булдылар:
Чаллы («Челныводоканал» ҖЧҖ)
Аэротенк.
Тимер-бетон конструкцияләрнең шактый тузган булуына бәйле рәвештә, 2026 елда реконструкция планлаштырыла. Эре чүп-чарны тоту һәм җиһазларны саклау өчен билгеләнгән 5 яңа рәшәткә урнаштырылган инде.
Отстойниклар.
Тимер-бетон конструкцияләрне яңарту эшләре башкарылган, тиз тузуны булдырмас өчен махсус «йөгерү юллары» куелган.
Әхмәтшин ур. – Академик Королев ур. – Мәскәү проспекты буенча хуҗалык-эчә торган су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү.
Хлорлау һәм челтәрләрне кисү юлы белән торбаүткәргеч этаплап салына. Иске торбаны җимерү ысулы кулланыла, ул казылмаларны киметергә һәм территорияне төзекләндерергә мөмкинлек бирә.
Эшләр Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Түбән Кама («ВК и ЭХ» АҖ)
Вахитов пр., 8/14 буенча су агызу челтәрләрен реконструкцияләү.
Чара Татарстан Республикасы Рәисенең коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла. Объектта торбаларны 3,8 метр тирәнлектәге траншеягә салу бара, ныклыкны һәм ышанычлылыкны тәэмин итә торган ике катлы материал кулланыла. Объектның әзерлек дәрәҗәсе – 51,47%.
Студентлар урамындагы су үткәргечне реконструкцияләү.
Прокладка релайнинг технологиясе буенча башкарыла, яңа полиэтилен торба искесенә урнаштырыла, ул саклагыч футляр ролен үти. Мондый ысул әйләнә-тирә территориягә йогынтыны киметә һәм эшләрне тизләтә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе – 44,96%.
Көнбатыш коллекторының икенче тармагын төзү.
Проект озак вакытлы характерда һәм 2025-2029 еллар чорында гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыру су агызу системасының ышанычлылыгын арттырачак һәм шәһәр инфраструктурасының тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк.
Чараларны гамәлгә ашыру коммуналь челтәрләрнең энергия нәтиҗәлелеген арттыруга һәм авариялелеген киметүгә, шулай ук республика шәһәрләрендә су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суларны агызуның сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.