Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 11 октябре, шимбә

Ведомство хезмәткәрләре, урман массивларын торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән Бөтенроссия экологик инициативасын хуплап, 2 меңнән артык яшь агач утырттылар. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов, «Батырлар» программасында катнашучы Егор Горячев һәм коммуналь хезмәтләргә тарифлар мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Искәндәр Галәветдинов катнашты.

Акция ил өчен әһәмиятле чорда — Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында уза.  Экологик инициативада катнашу геройлар турындагы истәлекне киләчәк турында кайгырту белән берләштерә: утыртылган һәр агач табигатьне сакларга, әйләнә-тирә мохитне чистарак һәм яшелрәк итәргә ярдәм итә. 

Дәүләт комитеты вәкилләре Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән батырлар истәлегенә ылыслы үсентеләр утырттылар. 

«Мондый акцияләр экология һәм хәтернең үзара бәйле булуын күрсәтә.  Табигать турында кайгыртып, без тормышны саклап калуга өлеш кертәбез һәм киләчәк буыннар өчен нигез булдырабыз», – дип ассызыкладылар чарада катнашучылар. 

Мондый инициативаларда катнашу Дәүләт комитетының күркәм традициясенә әверелде.  Элегрәк ведомство хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә утыртылган яшь чыршыларны карап, «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International