Конференциянең икенче көнендә тариф өлкәсен цифрлы трансформацияләү һәм коммуналь комплекста җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина бер үк вакытта ике доклад белән чыгыш ясады. «Цифрлы инструментлар кулланып торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салуның яңа чорын формалаштыру» секциясе кысаларында ул «ТарифЦифра: һәр карарда төгәллек» темасын тәкъдим итте. Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан цифрлы трансформация дәрәҗәсе буенча Россиядә 2 нче урында тора һәм «Гостех» платформасында «Тариф» ФДМС кертү буенча сынау төбәге булып тора. Приоритетлар арасында – электрон тариф заявкаларын үстерү, инфраструктураны объект буенча исәпкә алу һәм исәп-хисапларның үтә күренмәлелеген арттыру.
Лариса Хәбибуллина шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салуга багышланган секциядә «Киләчәк чисталыгына керү коды: ККК өлкәсендә төп карарлар» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстанда калдыкларны эшкәртү инфраструктурасы үсеше турында сөйләде: республикада 35 оператор һәм ике төбәк операторы, 32 күмү объекты һәм 5 сортировкалау станциясе эшли.
Көн дәвамында конференция секцияләрендә шулай ук җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру тәртибенең һәм кагыйдәләренең төп үзгәрешләре; технологик тоташтыру өлкәсендә монополиягә каршы контроль кертү һәм тоташтыру өчен түләү билгеләүгә якын килү реформасы; челтәр оешмалары өчен яңа критерийлар һәм аларның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.