Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Бөтенроссия тариф конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина тарифларны җайга салу өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен югары бүләккә лаек булды.
Бүләкне Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский рәсми чара барышында тапшырды. «Тарифларны җайга салу өлкәсендә намуслы хезмәт өчен» билгесе тариф сәясәтен үстерүгә һәм һөнәри бурычларны нәтиҗәле башкаруга керткән зур өлеш өчен бирелә.
Лариса Хәбибуллинаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм яңа һөнәри уңышлар телибез!
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия тариф конференциясе бүген Сочида старт алды һәм өч көн дәвам итәчәк. Чара җайга салына торган оешмаларның, барлык дәрәҗәдәге җайга салучыларның вәкилләрен һәм тармак бергәлеген берләштерә. Конференциядә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм озак сроклы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре карала.