Чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
«Еллар аша» музее 2025 елның 7 маенда ачылган һәм Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларның батырлыкларына багышлана.
Укучылар кунаклар өчен хикәя генә түгел, театральләштерелгән тамаша да әзерләгәннәр иде: шигырьләр һәм хисләр аша алар геройның сугышның беренче көннәреннән Җиңүгә кадәрге юлын күрсәттеләр. Шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен гимназия бинасы буенча экскурсия үткәрелде – алар балаларның кайда һәм нинди шартларда укуларын күрделәр.
Дәүләт комитетының электр энергиясенә тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев гимназия директоры Эльвира Наумовага музейның декабрьдә ачылачак һәм махсус хәрби операциягә багышланачак яңа залы өчен истәлекле солдат статуясын тапшырды.
Соңыннан Дәүләт комитеты хезмәткәрләре мактаулы кунаклар китабында рәхмәт язуларын калдырдылар.
Чараның фоторепортажы - https://kt.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/10497519.htm