Бу юлы Балык Бистәсе районы вәкилләре катнашты.
Ликбез барышында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов Дәүләт комитеты эшчәнлеге юнәлешләре, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә якын килү һәм халык белән үзара хезмәттәшлек иткәндә клиентлар үзәкләшү принциплары турында җентекләп сөйләде.
«Безнең эштә төп өстенлек – халык белән мөмкин кадәр уңайлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү», - дип ассызыклады Дәүләт комитеты вәкиле үзенең докладында.
Чарада Балык Бистәсе районы идарәче компанияләре, торак милекчеләре ширкәте, ТТК, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары, район башкарма хакимият органнары вәкилләре, шулай ук актив яшәүчеләр катнашты.
Онлайн-очрашу азагында Балык Бистәсе районы вәкилләре булган сорауларны бирделәр һәм Дәүләт комитеты экспертыннан җентекле аңлатмалар алдылар.