30 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов беренче эш сәфәрен Алабуга районына һәм Чаллыга ясады, анда халык белән тарифларны җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышты һәм төбәкнең кайбер төп предприятиеләрендә булды.
Эш көне Алабугада гражданнарны кабул итүдән башланды, ул ачык әңгәмә форматында узды. Очрашуда җирле халык өчен аеруча актуаль мәсьәләләр күтәрелде, аерым алганда, электр энергиясенә тарифлар формалаштыру, шулай ук сыйфатлы торак хезмәтләре күрсәтү турында сүз барды. Һәр мөрәҗәгать буенча җентекле аңлатмалар бирелде, ә ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә торган мәсьәләләр буенча тиешле координация тәэмин ителде. Аннары делегация җайга салына торган предприятиеләрдә булды: «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, анда рәис котельныйлар эше белән танышты һәм җылыту сезонына әзерлек турында фикер алышты һәм «Алабуга» МИЗ СҖП» АҖендә махсус икътисадый зонаның энергетика инфраструктурасын карады. Визит программасына шулай ук «Алабуга Политех» инженерлык көллиятендә булу да кертелде, анда учреждение эшчәнлеге турында лекция тыңланды. Делегация шулай ук балаларның ничек һәм нинди шартларда укуларын белде.
Көннең икенче яртысында Түбән Кама ГЭСына һәм Чаллы ҖЭҮ («Татэнерго» АҖ) визит ясалды. Делегация шулай ук «ПЭК» ҖЧҖ сортларга аеру станциясендә булды.
Исегезгә төшерәбез, сәфәрдә шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында уңышлы стажировка узган «Батырлар» программасында катнашучы Егор Горячев та катнашты. Аның өчен бу практика һөнәри үсешнең мөһим этабы һәм ведомство эшен эчтән күрү мөмкинлеге булды.