Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы Өлкәннәр көне белән котлый

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлый!

Бу көн – сезнең күпьеллык хезмәтегез, зирәклегегез һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез өчен тирән хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сезнең буын – ныклык, батырлык һәм үз эшегезгә тугрылык үрнәге. Без сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын, шатлык һәм иминлек телибез! Һәр көн якты вакыйгалар, күңелле очрашулар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы булсын!

Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында без Дәүләт комитетының мактаулы ветераннары белән очрашачакбыз. Без сезнең тарифларны җайга салу үсешенә керткән өлешегезне хәтерлибез һәм бәялибез.  

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International