Дәүләт комитеты туры эфир үткәрәчәк: «Даруларга бәяләрне көйләү»

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

30 сентябрьдә 16:30 сәгатьтә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының ВКонтакте төркемендә  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары  Лариса Хәбибуллина белән туры эфир узачак.

Даруларга бәяләрне көйләү турында сөйләшәчәкбез, нинди препаратлар дәүләт контроленә эләгә һәм бәяләрне кайда тикшереп була, шул хакта сүз барачак.  

Туры эфирда спикерга сораулар бирергә мөмкин булачак.

Вконтакте группасында туры эфирга кушылыгыз!  

Сорауларны шәрехләрдә калдырыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International