Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов Алабугада гражданнарны кабул итәчәк

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Алабуга районы халкы!

30 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов Алабуга районына барачак.

Эш визиты кысаларында тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү оештырылачак. Бу сезнең ведомство җитәкчелеге белән мөһим темалар турында турыдан-туры фикер алышу мөмкинлеге.

Шулай ук чарада Дәүләт комитетында стажировка кысаларында «Батырлар. Татарстан геройлары» яңадан һөнәри әзерлек программасында катнашучы Егор Горячев та катнашачак.

  • Кабул итү адресы: Алабуга шәһ., Нефтьчеләр пр., 30  
  • Кабул итү вакыты: 09:00-10:00  

Катнашу өчен алдан язылу кирәк:

  • Алабуга районы башкарма комитеты телефоны буенча: 8 (85557) 3-94-34

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты телефоннары буенча: (843) 221-82-51, 221-82-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International