Татарстанда MAX мессенджеры аша дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеге ачылды

2025 елның 26 сентябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу тагын да уңайлырак – туп-туры MAX мессенджерында теләсә нинди җайланмада: смартфонда, планшетта яки компьютерда.

«Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» чат-боты кирәкле сервислардан дәүләт учреждениеләренә кермичә генә тиз арада файдалану мөмкинлеген бирә. Белешмәләр алу, документлар рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле көндәлек бурычларны хәл итү өчен берничә ишарә дә җитә.

Тоташтыру өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/app/max.

Чат-ботны ничек тоташтыру турында мәгълүматны сезнең өчен карточкаларда җыйдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International