Дәүләт комитеты экспертлары шәһәр инфраструктурасы объектларында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП инвестиция программасы үтәлешенә мониторинг уздырды, атап әйткәндә:
- Фучик урамыннан алып Имәнлек ур., 23 й., Имәнлек ур., 66 й. кадәрге участокта коллектор өлешен реконструкцияләү;
- Җиңү Проспекты, 66, 68, 70 йортлардагы суүткәргечне реконструкцияләү;
- Әмәт магистрале урамындагы 7нче йорт янындагы яңа Әмәт коллекторы участогын реконструкцияләү.
Әйтергә кирәк, 2025 елда Татарстанда республика Рәисе инициативасы белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча масштаблы программа старт алды. Республика инфраструктура үсешен тормыш дәрәҗәсен системалы яхшыртуның һәм икътисадый үсешнең төп факторы буларак карый. Аварияләрне киметүгә һәм коммуналь челтәрләрнең энергия нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар бирелә.
Дәүләт комитеты тариф чыганакларыннан файдалануны тикшереп тору максатларында эшләрнең факттагы темпларының расланган графикларга туры килүен даими мониторинглый.