23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павловның Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре булды.
Мондый форматтагы визитлар Дәүләт комитетының планлы эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Сергей Павлов сүзләренчә, мондый күчмә чаралар халык һәм оешма вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле коралы буларак үзен күптән күрсәтте. Алар гражданнардан килә торган мәсьәләләрне оператив тәртиптә генә карап калмыйча, коммуналь өлкә предприятиеләрендәге реаль вәзгыять белән урында танышырга, килеп туган кыенлыклар турында фикер алышырга һәм аларны хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирә.
Визит программасына Тәтеш районының төп инфраструктура объектларын карау кертелде. Делегация «Тетюши-Водоканал» АҖендә (чистарту корылмалары һәм су алу корылмалары), шулай ук «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ (каты көнкүреш калдыклары полигоны) булды.
Сәфәр барышында җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Дәүләт комитеты вәкилләре, район җитәкчелеге белән берлектә, «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ эксплуатацияли торган котельныйда булдылар. Сергей Павлов билгеләп үткәнчә, төп бурыч – республика халкына һәрвакыт хезмәтләрне тулы күләмдә һәм тиешле сыйфатта күрсәтү, чөнки кешеләрнең уңайлылык һәм иминлек дәрәҗәсе турыдан-туры шуңа бәйле.