Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген Дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендә цифрлы технологияләр бүлеге башлыгы Искәндәр Шакиров үзенең бабасы турында сөйләячәк.
«Минем бабай, Хәсәнов Ягъкуп Хәсән улы – зур һәм якты язмышлы кеше, ул минем өчен мәңгегә батырлык һәм патриотлык үрнәге булып калачак. Ул 1909 елның 14 июлендә Татарстан АССРның Саба районы Чәбки-Саба дигән зур булмаган татар авылында Хәсән һәм Гаделбану гаиләсендә туа.
Бабай яшьтән үк битараф булмаган һәм җаваплы кеше була. Сугыш башланган вакытта ул колхозны җитәкли, үз җире һәм авылдашлары файдасына хезмәт итә. Колхоз рәисе буларак, хәрби хезмәткә чакырудан бронь алган була, ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач, Ягъкуп Хәсән улы тылда калмаган, үз гомерен куркыныч астына куеп, үз теләге белән фронтка киткән.
Ленинградны саклаучылар сафында ул полк разведчигы, отделение командиры булып хезмәт итә. Ленинград янындагы сугышлар авыр һәм каты була, һәм бабай җитди яралана.
Аны Горький (Түбән Новгород) госпиталенә озатканнар. Яраланганнан соң да ул хезмәтен калдырмый: медик-санитария батальонында фронтка ярдәм итүен дәвам итә, иптәшләренең гомерләрен саклап кала.
Аның батырлыгы югары бүләк – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук Ленинградны саклаучылар медале белән билгеләп үтелә. Бабай 1988 елда вафат була. Аның истәлеге безнең гаиләдә мәңгегә калачак».