Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Зеленодол МР: “Нижневязовский жилкомсервис” МУП; Лениногорск МР: “Район суы” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Тихоново-сервис” торак милекчеләре ширкәте; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Мөслим МР: “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ; Түбән Кама МР: “Ширәмәт ЖилСтройСервис” ҖЧҖ; Нурлат МР: “Идарәче торак-коммуналь хуҗалык компаниясе” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: ХЭ “Гарифуллин Р.М.”; Сарман МР: “Сарман МПП ЖКХ” ААҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; Чистай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Чистай водоканалы”; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Коламбия” ААҖ).

2. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Әлмәт МР: “Экосервис” ААҖ; Лениногорск МР: “Благоустройство и озеленение” ҖЧҖ; Мамадыш МР: “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ; Мөслим МР: “Мөслим ТБО полигоны” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: “Балык Бистәсе ЖКХ” ҖЧҖ; Сарман МР: “Благоустройство” ҖЧҖ; “Җәлил ЖКХ” ААҖ; Теләче МР: “Мишә” ҖЧҖ; Чирмешән МР: “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International