Түләүсез юридик ярдәм

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнарга Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә консультацияләр бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә:

Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәя һәм тариф сәясәтен тәэмин итү; законнар белән Татарстан Республикасында товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) җайга салу өлкәсенә кертелгән бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне, өстәлмәләрне һ.б.) дәүләт тарафыннан җайга салу; товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) җайга салына торган төрләрен тәэмин итүчеләрнең һәм кулланучыларның икътисадый мәнфәгатьләре балансын килештерү механизмнарын булдыру; җитештерү процессларында ресурсларны сак тоту технологияләре; икътисадый комплекста аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм товарларны оптимальләштерү өчен конкурентлы мохит булдыру.

Гражданнарны түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү Дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 66 йорт, 354 кабинет, көн саен, бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш (дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.00-17.00, җомга: 8.00-15.45, төшке аш: 12.00-12.45).

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча 8(843) 221-82-17 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Татарча юридик ярдәм алырга теләүче гражданнар бу хакта мөрәҗәгать иткәндә әйтә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International