«Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан ел саен уздырыла торган «Кызыл канәфер» акциясе кысаларында хезмәткәрләр актив катнашты. Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ярдәм итү.
«Кызыл канәфер» билгесе Ватанны саклаучыларга рәхмәтебезне белдерә һәм хәтернең мөһим символы булып хезмәт итә. Значоклар сатудан җыелган акчалар ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуга, медикаментлар һәм кирәкле медицина җиһазлары сатып алуга тотыла.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге йөзе һәр сугыш ветеранының зур өлеше белән формалашкан.