Бүген төнлә Татарстанда «Пилотсыз куркыныч» режимы гамәлдә булды

2025 елның 14 июне, шимбә

«Пилотсыз куркыныч» режимы иртән гамәлдән чыгарылды. Бу чорда мобиль интернет эшендә өзеклекләр күзәтелергә мөмкин.

Халык мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә хәбәр итәбез:

Интернет тизлеген киметү белән бәйле уңайсызлыклар – вакытлыча.

Әлеге чикләүләр «Пилотсыз куркыныч» сигналын кертү чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кертелә.

Барлык хезмәтләр дә республика халкының иминлеген тәэмин итү өчен даими әзерлектә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International