2025 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы яңартылды. Ул иске компьютер, офис һәм көнкүреш техникасын, шул исәптән суыткычларны, кондиционерларны, электроинструмент, фәнни һәм медицина җиһазларын, шулай ук шәхси гаджетларны бушлай утильләштерүгә юнәлдерелгән.
Программа ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә табигатьтән рациональ файдалану фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Төп максат – күмелергә тиешле булмаган электрон калдыкларның санын киметү һәм аларны табигатьне саклау законнары нигезендә эшкәртүне тәэмин итү.
Кем катнаша ала: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре һәм башка бюджет оешмалары, оешмаларның хезмәткәрләре һәм килүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның гаиләләре, коммерция компанияләре (ташламалы шартларда).
Кабул ителми: картриджлар, батареялар, аккумуляторлар, люминесцент лампалар, ИБП, «радиация» маркировкасы булган җиһазлар. Катнашу өчен учреждениеләргә Фонд сайтында муниципаль берәмлектә техниканы график буенча алып китү датасына кадәр ике атнадан да соңга калмыйча теркәлергә кирәк.
Барлык сораулар буенча программа координаторына мөрәҗәгать итәргә була: +7 (965) 176-32-19, e-mail: tatarstan@eko-fond.ru
Программаны үткәрү графигы:
Сентябрь: Казан, Әтнә районы, Арча районы, Балтач районы, Түбән Кама районы, Мамадыш районы, Кукмара районы, Саба районы
Октябрь: Чаллы, Тукай районы, Сарман районы, Казан, Биектау районы, Питрәч районы, Балык Бистәсе районы, Бөгелмә районы, Азнакай районы, Мөслим районы
Ноябрь: Түбән Кама районы, Чистай районы, Алабуга районы, Казан, Буа районы, Апас районы
Декабрь: Чаллы, Минзәлә районы, Актаныш районы, Менделеевск районы, Әгерҗе районы, Казан, Зеленодольск районы, Югары Ослан районы, Лаеш районы.
Ел йомгаклары буенча иң актив һәм экологик җаваплы учреждениеләр рейтингы төзеләчәк. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм ведомство бүләкләре алачак.