Казан йөгерергә яратучыларны берләштерде: «УРАМ» экстрим-паркы спорт бәйрәме үзәгенә әверелде

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Бүген Казанда зур спорт бәйрәме уза. Ел саен үткәрелә торган чара төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге йөгереш яратучыларны берләштерә. Быел «Милләт кроссы» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.

Төп мәйданчык «УРАМ» экстрим-паркы булды. Биредә ветераннарның 1 км йөгереше, «Игелекле Казан» йөгереше, гаилә һәм массакүләм йөгереш, шулай ук хәйрия старты узды. Спортчылар һәм йөгереш яратучылар белән бер линиягә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә чыкты.

Катнашучылар һәм кунаклар өчен иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән якты программа әзерләнгән иде, ул көнне тагын да баерак итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International