Kazan Digital Week тәҗрибә уртаклашу һәм ясалма интеллект өлкәсендә партнерлык булдыру өчен бөтен дөньядан әйдәп баручы экспертларны һәм новаторларны җыя. Форум ЯИ фәнни тикшеренүләрдән алып дәүләт идарәсенә, бизнеска һәм сәнәгатькә кадәр төрле өлкәләргә кертергә ярдәм итә.
2025 елгы форумның төп юнәлешләре:
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре халыкара форумда катнашалар, «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр» секциясенә аерым игътибар бирәләр. Бу юнәлеш дәүләт органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм гражданнар өчен электрон хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен заманча цифрлы чишелешләр кертүгә юнәлтелә.
Форум кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ алдынгы цифрлы эшләнмәләрнең масштаблы күргәзмәсе ачылды. Экспозиция: программа тәэминатыннан алып гамәлдәге заманча техника һәм җиһазлар үрнәкләренә кадәр – югары технологияле продуктларның киң спектрын күрсәтә.
Күргәзмәгә килүчеләр программа-аппарат комплекслары һәм алдынгы эшләүчеләрнең инновацион чишелешләре белән таныша ала. Тәкъдим ителгән экспонатлар цифрлы икътисадның төрле тармакларын колачлый һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге соңгы казанышларны күрсәтә.
Белешмә:
2024 елда Kazan Digital Week: