Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасын җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышын уздырды.
Чара кысаларында җылылык белән тәэмин итүче компанияләр вәкилләре «ТГК-16» АҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ 2024, 2025 елларда планлаштырылган проектларның, шулай ук 2026 елга инвестиция программалары үтәлеше турында кыскача хисап тәкъдим иттеләр.
Экспертлар советы әгъзалары тәкъдим ителгән материалларга җентекле анализ ясадылар, төп игътибар түбәндәгеләргә юнәлтелде:
- чараларны гамәлгә ашыру срокларының инвестиция программаларының билгеләнгән вакыт кысаларына туры килүе;
- чараларның актуальлеге;
- предприятиеләрне үстерүнең озак сроклы программалары булу;
- финанслауның тариф чыганакларыннан максатчан файдалану (100%).
Компанияләрнең инвестиция программалары җиһазларны модернизацияләүгә һәм аларның ышанычлылыгын арттыруга, республика халкын өзлексез һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Экспертлар советы инвестиция программаларын оптимальләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләде.