Рөстәм Миңнеханов өчен халыкның 88,09% өлеше тавыш бирде.
«Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) сайлауны узган һәм дөрес дип танырга. Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны сайланган дип санарга», - диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.
КПРФтан Кандидат Хафиз Миргалимов 4,97% тавыш җыйды, социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясеннән кандидат Виталий Смирнов - 1,90%, ә ЛДПРдан кандидат Руслан Йосыпов 4,20% тавыш җыйды.
Сайлауда барлыгы 2,2 млн.кеше яисә республика сайлаучыларының 75,85% ы катнашкан.